Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Апаста хәрби хәрәкәтләр ветераннары очрашты

Район хакимиятенең утырышлар залында координацион Совет утырышы узды.

  (15 февраль, “Апастово-информ”).
  Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин, ТР хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион Советы төбәк иҗтимагый оешмасының Апас районындагы бүлеге рәисе Фәнис Зәйнуллин, район хәрби комиссары Наил Җантемиров, төрле өлкә җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
Фәнис Зәйнуллин координацион Совет эшчәнлеге буенча чыгыш ясады. Наил Җантемиров хәрби хәрәкәтләр ветераннарына теләкләрен ирештерде.
  Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык чараларда, патриотик тәрбия эшендә актив булып, махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә катнашулары өчен рәхмәтен ирештерде. Актив райондашлар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Соңыннан Батырлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев