Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Апастан чираттагы гуманитар йөк барып җитте

Апастан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк барып җитте һәм егетләргә тапшырылды.

(17 февраль, “Апастово-информ”).




Апастан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китте. Гуманитар йөк егетләрнең теләк-ихтыяҗларын истә алып җыелды.

Район башлыгы җитәкчелегендәге делегация егетләр белән очрашып, туган якның сәламнәрен җиткерде, күчтәнәчләрне тапшырды.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сүзләренчә, алар махсус хәрби операция зонасына 19нчы тапкыр барган.

“Барлык райондашларга, мәктәп, балалар бакчалары коллективларына, иганәчеләргә, авыл җирлекләре, оешмаларга зур рәхмәт. Җылылык саклый торган киемнәр, өс-баш киемнәре, йокы капчыклары, фонарьлар, волонтерлар әзерләгән токмачлар, чәк-чәкләр, баллар, чәйләр алып бардык”, - ди Ленар Хантимиров.

Шулай ук егетләр өчен саклану җиһазлары да булдырылган.

“Квадрокоптер, дрон детекторлары, дроннар 2 миллион 200 мең сумга сумга төште. Безгә район башлыгы тырышлыгы белән иганәчеләр, башкалада эшләүче оешмалар булыштылар. Егетләргә посылкалар халыктан җыелган акчага тупланды. Шулай ук һәрвакыт ярдәм итүче Ринат Миначевка рәхмәт. Егетләргә 2 машина да алып бардык, балалар язган хатлар да куелды”, - ди Ленар Хантимиров.

Егетләр очрашудан, күчтәнәчләрдән канәгать булып, кат-кат рәхмәтләрен әйтеп калды. Район делегациясе батыр егетләргә рәхмәт әйтеп, исән-сау туган җирдә очрашырга язсын дигән теләктә кайтыр юлга кузгалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев