Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Апастан егетләргә 18 нче гуманитар йөк тапшырылды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендә районыбыз егетләре махсус хәрби операция зонасында булдылар.

(16 октябрь, “Апастово-информ”).



“Луганск, Донецк, Херсон, Запорожск өлкәләрендә булдык. Егетләргә райондашларыбызның сәламнәрен җиткердек, барлык күчтәнәчләрне тапшырдык. Егетләр район җитәкчелегенә, районыбыз халкына, ярдәм күрсәтүчеләрнең һәрберсенә олы рәхмәтләрен юлладылар”, - дип хәбәр итте район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Гуманитар ярдәм әзерләү өчен барлыгы дүрт миллион сумга якын акча тотылган. Халыктан барлыгы бер миллион алты йөз егерме алты мең сум акча җыелган. Өч Шевроле Нива машинасы, ике мотоцикл тапшырылды. Егетләр соравы буенча ике интернет, өч комплект пилотсыз аппарат детекторы, дүрт рация, ун данә дрон әзерләнде. Моннан тыш, һәрберсенә кирәк-яраклар тутырылган тартмалар җибәрелде. Барлыгы шундый 70 тартма ясалды. Әлеге тартмаларга йокы капчыклары, җылы оекбашлар, салфеткалар, баш киемнәре, резин бутыйлар, фонарьлар һәм башка кирәкле әйберләр тутырылды. Юл чыгымнары өчен һәм төзелеш материаллары белән иганәчеләр ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев