Апастан киткән гуманитар ярдәм барып җиткән
Бәйрәм көннәрендә район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, районыбызның актив егетләре махсус хәрби операция зонасында булдылар.
Рубежное шәһәрендә урнашкан үзәк хастаханә баш табибы соравы буенча беренчел ярдәм итәргә кирәкле медицина кирәк-яраклары, памперслар, балалар ризыклары, дару препаратлары, гомумән, шәһәр халкын һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрне дәвалау өчен кирәк булган барлык әйберләр дә тапшырылган.
Яңа территорияләргә гуманитар ярдәм илтеп тапшыру барышында Апас делегациясе якташыбыз генерал-лейтенант, армия командующие, Россия Герое Рамил Ибәтуллин белән дә очрашканнар.
“Луганск һәм Донецск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәсендә булып райондашларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык. Район халкына, туганнарына, якыннарына бик зур рәхмәтләр һәм сәламнәр әйтеп җибәрделәр. Россия Герое Рамил Ибәтуллин да сәламнәрен юллады, Җиңү безнең якта булачак, дигән сүзләрне җиткерергә кушты!”, - дип хәбәр итте Ленар Хантимиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев