Апастан махсус операция зонасына кабат гуманитар йөк китәчәк
Хөрмәтле райондашлар! СВОда катнашучы егетләребезгә ярдәм күрсәтү максатыннан район делегациясе 16 июньдә хәрбиләребез янына баруны планлаштыра.
Барыбыз да батыр егетләребез өчен борчылабыз һәм алар ярдәмгә, игътибарга лаек булуларын аңлыйбыз. Әгәр сезнең ярдәм итү теләге һәм мөмкинлегегез бар икән - бу акциягә кушылуыгызны сорыйбыз! Егетләр өчен ярдәм «Алга» яшүсмерләр клубы базасында кабул ителә. Монда озак саклана торган продуктлар, җылы кием-салым, дарулар һәм шәхси гигиена чаралары кабул ителә. Генераторлар, бензопилалар, көрәк, газ баллоннары, квадрокоптерлар бик тә кирәк.
Шулай ук ярдәмне акчалата да 2200 5301 9339 6843 (Ак Барс Банк картасы номеры, Альберт Гыйсмәтуллин) счетына күчерергә мөмкин. 8 (903) 062-08-08 телефон номерына бәйләнгән.
Изге эшкә хезмәт коллективлары, шәхси эшмәкәрләр, өлкәннәр, яшьләр, гомумән, теләгендә булган һәр кеше хәленнән килгән кадәр ярдәм итә ала. Шуны онытмыйк: без бергә һәм бердәм булганда көчле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев