Апастан унөченче гуманитар йөк юлга кузгалды
Гуманитар ярдәм җыюга барлык район халкы бердәм булып кушылды.
(21 нче февраль, “Апастово-информ”).
“Районнан унөченче гуманитар ярдәм оешты. Быелгы маршрутыбыз да озын. Район башлыгы Айрат Җиһаншин белән бергә башта Курск өлкәсендәге егетләр белән күрешәбез. Аннары Луганск халык республикасы, Донецск халык республикасы, Запорожье өлкәсенә һәм Херсон өлкәсенә барып кайтабыз. Барлык маршрут 7 мең километрга җыела. Менә хәзер җыелган әйберләрне төибез, 20 тонна әйбер җыелды. Авыл җирлекләренә, мәктәпләр, оешмалар, гомуммән районда беркем дә читтә калмыйча кушылдылар. Безнең барлыгы 900 меңгә якын акча җыелды. Әлеге гуманитар ярдәм барлык чыгымнар белән 5 миллион 200 меңгә төшә. Район башлыгы тырышлыгы иганәчеләр ярдәме белән квадракоптерлар һәм башка кыйммәтле әйберләр алынды. Районнан 21 нче Нива машинасы илтәбез. Ул Херсон өлкәсендәге мобилизованный егеткә тапшырылачак. Гуманитар ярдәм җыюда катнашкан барлык райондашларга, иганәчеләргә олы рәхмәтебез. Аллага тапшырып юлга кузгалабыз, егетләргә исән-имин йөреп кайтырга булсын!”, - иде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев