“Батыр Ил сакчысы үстерүегез өчен рәхмәт”
Заготзерно бистәсендә яшәүче Раил Хәеров махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән бирле Ил иминлеге сагында. Мобилизациянең икенче төркеме белән үк тынычлык сагына баса. Ул бүген ирекле батальонның штурм группасы командиры.
(19 декабрь, «Апастово-информ»)
Раил кечкенәдән шук, тиктормас, тырыш булып үсә. Хайваннар ярата. Кешеләр белән тиз уртак тел таба, аралашырга ярата. Каратун мәктәбен тәмамлаганнан соң, районның аграр көллиятендә механик белгечлегенә укый. Югары белем дә ала, хәрби бурычын да үти егет. Азрак белгечлеге буенча эшләп алганнан соң, шәхси эш белән шөгыльләнергә омтыла. Мең хыяллар белән янып йөргән көннәрдә Илдә мобилизация башлана һәм Раилгә дә чакыру килә.
- 2022 елның 22 октябрендә махсус хәрби операциягә китте. Хәрби юлын Донецк Халык Республикасында мотоукчы булып башлап җибәрде. Чакыру килгәч: “Мин барам. Ир кеше качып ятарга тиеш түгел. Без, егет кешеләр, тынычлыкны сакларга тиеш, - диде.
Кечкенәдән балалар Ватанны сакларга, армиягә барырга тиеш дип үстердек. Тәрбиябезнең нәтиҗәсе буларак, качу, яшеренеп калу юлларын эзләмәде. Горурланабыз да, куркабыз да, борчылабыз да инде. Язмыш тарафыннан безгә бирелгән сынау. Без моны үтәргә тиеш. Мин Ходай Тәгаләгә рәхмәтле, өч елдан артык минем баламның өстендә фәрештәләр канатын җәеп, баламны саклап, яклап тора, - ди әнисе Гөлчәчәк Хәерова.
Раилнең хәбәрләре килеп тора. Берничә тапкыр кыска вакытлы ялга да кайтып киткән. Артык сөйләргә, әти-әнисен, якыннарын борчырга яратмый ул. Бик кыен чакларында да елмаерга көч таба һәм әлеге көчне гаиләсенә дә бүләк итә.
- Кайткач, тынычлык сакларга, хәрби теманы кузгатмаска тырышабыз. Аның өчен иң авыры – утны да, суны да бергә кичкән сугышчан иптәшләрен югалту. Кайту белән югалткан дусларының каберенә бара. Үзенә кыен чакта да, безнең күңелне күрергә тырыша. Алгы сызыктан чыккан көнендә дә, чәчәкләр төшереп безгә сәламнәр юллый, - ди Ана.
Бүгенге көндә Раилнең әтисе Равил абыйның сәламәтлеге нык какшаган. Әле аңа сәламәтләндерү курсларын узарга, операцияләр ясатырга кирәк.
Яңа ел бәйрәме алдыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район хәрби комиссары Наил Җантимиров, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев Хәеровлар гаиләсендә булды. Аларга батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәтләрен әйтеп, Яңа ел күчтәнәчләре тапшырдылар.
Батыр йөрәкле, курку белмәс райондашыбыз Раил Хәеров намуслы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатлары һәм Оборона министрлыгының беренче дәрәҗә “Хәрби батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән.
Раил Хәеров Рәсәй Президенты Указы белән Суворов медаленә лаек булды. Дүләт бүләген Раилнең әти-әнисе Равил абый һәм Гөлчәчәк апага тапшырдылар.
“Раил бик матур хезмәт итә. Беренче көннән бирле ул иминлек сагында. Исән-сау хезмәт итеп кайтсын. Улыгызга бик дөрес тәрбия биргәнсез. Сезгә Ил сакчысы үстерүегез өчен рәхмәт”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев