Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов Җиңү көне котлаулары кабул итте
186
0
Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль һәм күп бүләкләр кабул итте.
(9 май, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Хәйретдин абый Сәлахов белән очрашып, хәлләрен белеште, бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләүләрен юллап, күчтәнәчләр тапшырды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин Хәйретдин аганың районда яшәүче бердәнбер сугыш ветераны булуын билгеләп узды.
-Хөрмәтле Хәйретдин Сәлахович, сезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез җиңүче, безгә тыныч тормыш бүләк итүче буынның бер вәкиле. Сезнең батырлык нәтиҗәсендә Илебез корылган. Киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүдә дә сезнең өлешегез зур. Гомер буе бар көчегезне туган якка, аның үсешенә багышлагансыз, ил-көнгә лаек балалар тәрбияләгәнсез. Сезнең алда башыбызны иябез, - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев