Борнаш урта мәктәбендә Герой партасы ачылды
Борнаш урта мәктәбе “Бердәм Россия” партиясенең “Герой партасы” Бөтенроссия мәгариф проектына кушылды.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
Хәрби бурычын үтәгәндә шәхси батырлык күрсәткән егетләр истәлегенә Герой партасы ачылды. Батырлык, кыюлык үрнәге күрсәткән батырлар искә алынды, аларның исемнәре мәңгеләштерелде.
Герой партасына Борнаш мәктәбе укучысы, Әлмәндәр егете Дилүс Әхмәдуллинның һәм Кече Болгаер егете Илнур Закировның шәхси әйберләре куелган.
Хәтер чарасында махсус хәрби операциядә газиз улларын югалткан әти-әниләр дә катнашты. Әлмәндәр авыл җирлегеннән 6 егет, Олы Болгаер авыл җирлегеннән 1 егет батырларча һәлак булган. Аларның исемнәре мәңгеләштерелеп, мәктәпнең Геройлар почмагында урын алган.
“Апас” якташлар җәмгыяте әгъзасы, махсус хәрби операция һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча проектларны гамәлгә ашыручы Рафис Гаптелганиев та хәтер чарасында катнашты.
-Мәктәпләрдә Герой почмаклары оештыру, йортларда хәтер такталары кую “Апас” якташлар җәмгыяте башлап җибәргән проект. Без аларны район хакимияте, мәктәпләр белән бергә эшлибез. Без бүгенге көннең Геройларын искә алабыз. Без арабыздан киткәннәрнең исемнәрен саклап, үзебезнең тормышыбызны яклап, матур итеп яшәсәк иде. Батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт, - диде Рафис Гаптелганиев.
Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин һәр егетнең батырлыгын искә алып, якыннарына сабырлык теләде.
-Бик ачык күңелле, ярдәмчел егетләр иде алар. Нәкъ шундый булып хәтерләребездә мәңге яшәрләр дә. Аларның тыныч тормыш өчен көрәшүләрен мәңге онытмасак иде. Бүген тынычлык сагында булган егетләр исән-имин кайтсыннар, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев