Дәүләкинең батыр егете Ленар Шәриповның исеме мәңгеләштерелде
Райондашыбыз яшәгән йортка хәтер тактасы куелды.
(8 май, “Апастово-информ”).
Хәтер тактасын ачу чарасында егетнең якыннары, туганнары, авылдашлары җыелды.
Ленарның горур исеме кат-кат яңгырады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, “Апас-Мол” җитәкчесенең урынбасары Марат Хәсәнов, авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев батыр егетнең якыннарына сабырлык теләп, олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Авылда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да тантаналы төстә билгеләп үтелде.
Каһарманнар истәлегенә чәчәкләр куелды, бер минут тынлык игълан ителде. Чарада балалар, авылдашлар, җитәкчеләр катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев