Дәвеш җирлегендә батырларның исеме мәңгеләштерелде
Районда махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләрнең исемен мәңгеләштерү эше дәвам итә.
(29 апрель, “Апастово-информ”).
Казанда эшләп килүче “Апас” якташлык җәмгыяте әлеге эшкә зур өлеш кертә. Авыл җирлеге, мәктәп коллективы, “Яшь армиячеләр” белән бергәләп, батырлар, аларның әти-әнисе яшәгән йортларга хәтер такталары куела.
Дәвеш җирлегендә дә шундый хәтер чарасы узды. Махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Зиннәтуллин Ильяс Данир улы яшәгән йортка мемориал такта куелды.
Зиннәтуллин Ильяс Данир улы Дәвеш авылында яшәде. Махсус хәрби операциядә катнаша. Контракт төзеп, Ил иминлеге сагына баса. 2023 елның 16 мартында батырларча һәлак була. Дәвеш авылы зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев