“Дүрт тапкыр алгы сызыкта булдылар, бишенчесенә кереп киткәч, исән чыга алмады”
2023нче елның 11нче апрелендә хәбәрсез югалды дигән хәбәр алдык. Шулай да бер ел буе көттек, өметләнеп, кайтасына ышанып яшәдек. Тик язмыштан узмыш юк икән”, - ди апасы Гөлия Фәйзуллина.
(26 сентябрь, «Апастово-информ»)
Фаиль Гатиятов 1989нчы елның 4нче декабрендә Фәрит абый һәм Гөлшат апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Өч кыз арасында бердәнбер егет ул. Апасы Гөлия, сеңелләре Алия һәм Алинә белән һәрчак бердәм, тату булалар.
- Әтиебез гомере буе колхозда эшләде. Әниебез озак еллар почта тарата. Хуҗалыгыбызда терлекләр дә, кош-кортлар да күп асрадык. Энекәшем һәрчак әтигә ярдәм итеп, терлекләр карашып үсте. Мәктәпне тәмамлагач, Апас аграр көллиятендә машинист-тракторчы һөнәрен үзләштерде. 2009нчы елдан армия сафларында хезмәт итте. Башта Новосибирск, аннары Хабаровск өлкәсендә хәрби бурычын үтәде. Кайткач, трактор да йөртте, фермада терлекләр дә карады. Соңрак юллар идарәсендә эшләде. Хәрби операциягә киткәнче, Казанда төзелеш эшләрендә булды. Әтиебезнең юклыгына да быел 9 ел була инде. Инде хәзер менә энекәшебезне дә югалттык, - дип сөйли апасы Гөлия.
Фаиль укыган чагында ук йомшак күңелле, эчкерсез булуы белән аерылып торган. Башта туган авылында, аннары Кызыл Тауда белем алган ул. Укытучылары да егетне бик җылы итеп искә ала.
- Фаильнең үскәне әле дә күз алдында. Бик акыллы, ярдәмчел иде ул. Беркайчан да кешегә начарлык белән кайтармады. Беркемгә дә, беркайчан да авыр сүз әйтмәс, һәрчак елмаеп-көлеп торыр иде. Эшкә батыр булды, чиста-пөхтә киенеп йөрүе белән дә истә калган. Төскә-биткә дә бик чибәр иде бит ул. Нишлисең бит, шулай язгандыр инде. Укучыбыз белән бик горурланабыз һәм аны беркайчан да онытмабыз, - дип хисләрен уртаклаша укытучысы Гөлинә апа Ваһапова.
Фаиль Гатиятов 2022нче елның 23нче октябрендә мобилизация буенча юлга кузгала. Башта ике ай Казанда хәрби өйрәнүләр узалар. Аннан 28нче декабрьдә Украинаның Донецк республикасына эләгә. Анда мотоукчылар полкында мотоукчы булып хезмәт итә.
-Һәр көн диярлек хәбәрләшеп тордык. Сөйләшә алмасак, язышып булса да хәлен белештек. Андагысын берни дә сөйләмәде, борчырга теләмәгәндер инде. Дүрт тапкыр утка керделәр, бишенчесенә кереп киткәч, кире чыга алмаган. Соңгы тапкыр 10нчы апрельдә хәбәрләштек. Ялга кайтам, көтегез генә, исемлектә мин дә бар, дип, сөендерде. Әмма насыйп булмады. Иптәшләре үлеп калды дип чыгып әйтсәләр дә, күңелебез белән ышанмадык. Бер ел буе өметләнеп яшәдек. Бәлки әсирлектәдер дип тә уйладык. Инде соңгы өметебез дә өзелде, - дип күңелендәгесен уртаклаша апасы Гөлия.
- Бик сабыр, тыныч холыклы, аз сүзле бала булып үсте ул. Әтисеннән бер дә калмады. Һәр эштә аның уң кулы иде. Авыл тормышын яратты. Терлек, мал-туар арасында булды. Аеруча атларны үз итте. Бераз бушрак вакыты булса да, атлар янына чаба иде. Башта иптәшемне, аннары бер-бер артлы ике энекәшемне югаллтым. Инде бердәнбер улымны да соңгы юлга озаттым, - ди күз яшьләрен сөртеп батырның әнисе Гөлшат апа.
35 яшьлек райондашыбыз Фаиль Гатиятов Ил өчен гомерен дә кызганмады. Аңа нибары 35 яшь иде. Тыныч йокла, батыр солдат!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев