Гүзәлия Зиатдинова: “Батырларыбызның даны мәңгелек”
Апас урта мәктәбендә Батырлар исеменә стенд ачылды.
(26 нчы сентябрь, “Апастово-информ”).
Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гөлүсә Галләмова катнашты.
“Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар! Бүген барыбыз өчен дә истәлекле һәм тетрәндергеч вакыйга. Илебезнең тынычлыгын саклау максатыннан райондаш егетләребез махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булдылар. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү, киләчәк буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Апас якташлык” җәмгыяте тарафыннан барлык мәктәпләрдә дә Герой стендлары, Герой парталары ачыла. Геройларыбызның батырлыгын онытмыйча исебездә тотсак иде. Сәламәтлектә, тыныч тормышта яшәргә язсын! Ил-көннәребез тыныч булсын иде”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиатдинова күргәзмә стендның ачылуы чын патриотик тәрбия чарасы булуын ассызыклап узды.
“Бүгенге чарада катнашучы укучыларыбыз, хөрмәтле кунаклар һәм коллегалар! Безнең мәктәбебездә дә районыбызның Батыр улларына багышланган күргәзмә-стенд ачыла. Бүгенге стендта Апас урта мәктәбендә укыган, Апас җирлегендә яшәгән, район хәрби комиссариатыннан махсус хәрби операциягә чакырылган егетләребезнең фотосурәтләрен күрәбез. Аларның даны мәңгелек. Чөнки алар безнең өчен аяз күк йөзе бүләк иткән Батырлар. Әлеге стенд бер елга мәктәп тарихы музеена урнаштырылачак, ә аннары Сугышчан Дан музеена тапшырачакбыз. Батырларыбызның даны мәңгелек. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк”, - диде ул.
Апас урта мәктәбенең директор урынбасары Гүзәл Шәрәфуллина әлеге Батыр егетләрнең укытучысы, класс җитәкчесе булган. Ул да егетләрне уңай яктан гына искә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев