“Һәр язмыш йөрәк түрендә”
Юрий Егоров тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән батыр райондашларыбызның берсе.
Юрий Егоров Азбаба мәктәбен тәмамлагач, Казан танк училищесына укырга керә. Биредә хәрби чыныгу алганнан соң, Чиләбе, Мәскәү өлкәләрендә хезмәт итә. Илебездә өлешчә мобилизация башлангач, контракт нигезендә Ил сагына баса. Бүгенге көндә Юрий Егоров офицер-майор дәрәҗәсендә солдатларны хәрби күнекмәләргә өйрәтә.
-Дүрт ир бала, бер кыз тәрбияләп үстердем. Улларымның барысы да армия сафларында булды. Берсе дә сәбәп табып качып йөрмәде. Ватан алдындагы изге бурычларын намуслы үтәделәр. Битемә беркайчан да кызыллык китермәделәр. Юрий улым исә кечкенәдән хәрби кием кияргә хыялланды һәм максатына иреште дә. Спорт белән мавыгып, чыныгып үсте ул. Мәктәптә дә яхшы укыды. Яшьтән үк мөстәкыйль булганга, училищега да үзе керде. Анда да һәрчак макталып килде. Үз юлын үзе сайлады, - дип горурланып сөйли әнисе Анна апа.
Райондашыбыз әле күптән түгел генә кыска вакытлы ялда да булды. Туганнары, дуслары белән күреште. Аеруча әнисен сөендерде ул.
-Зарыгып көткән улым, ниһаять, кайтып куандырды үземне. Күчтәнәчләр дә алып кайтты. Бик сагынган үзе дә. Аеруча токмачлы кайнар ашымны сагынган. Өй җылысын тоеп, ял итеп китте. Әни, бер дә борчылма, мин исән-сау, Җиңү белән кайтырмын диеп ышандырып китте, - дип шатлыгын уртаклашты Анна апа.
Юрий Егоров Донецк, Луганск Халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хезмәт иткән. Үзен батыр, тәвәккәл, көчле рухлы ир итеп таныткан. Күпсанлы медальләре, Дипломнары моны дәлилләп тора.
-Бүгенге көндә йөзләгән хәрби өчен җаваплы мин. Аларны хәрби күнекмәләр аша чыныктыру белән бергә, алгы сафларда кыенлыклар алдында югалып калмаска, кыю, шул ук вакытта сак булырга да өйрәтергә кирәк. Һәр солдат язмышы – йөрәк түрендә, - ди үзе.
Юрий Егоров шулай ук мәктәпкә очрашуга дә барган. Укучылар һәм укытучылары белән очрашкан. Укыган елларын искә алган, яшьлек хатирәләре белән уртаклашкан. Хәрби хезмәт, аның кыенлыклары хакында сөйләгән.
-Мондый очрашулар бик кирәк. Чөнки әлеге чаралар балаларда патриотлык хисләре уята, Ватанга мәхәббәт, тугрылык тәрбияли. Алар чын Геройлар янәшәбездә генә булуын аңлап, алардан үрнәк алып үсәләр. Балалар солдат абыйларының тормыш тәҗрибәсен дикъкать белән тыңладылар. Сорауларын яудырып кына тордылар, җылы, ихлас теләкләрен ирештереп, хезмәтендә җиңеллекләр теләделәр, - диләр Азбаба мәктәбе укытучылары.
Юрий Егоров туганнары, әнисе белән аралашып, хәбәрләшеп тора. Киләчәктә ул хәрби хезмәтен төгәлләгәч, авылга кайтып төпләнү уе белән яши. Янәшәләрендә генә үзенә йорт төзү, хуҗалык булдыру максатыннан нигезен дә салып куйган.
-Олыгайган көндә кайтып төпләнергә, тыныч, матур тормышта яшәргә исәп. Әлегә без илебез, Ватаныбыз өчен җапаплы. Без һичшиксез, Җиңү белән кайтырбыз, - ди кыю райондашыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев