Якташыбыз Зөлфәт Нигъмәтҗанов генерал-майор хәрби дәрәҗәсенә лаек булды
Зөлфәт Наил ул Нигъмәтҗанов Акхуҗа авылында туып-үскән. Тырыш, тыйнак, эш сөючән Наил абый белән Гөлирам апа Нигъмәтҗановларның олы горурлыгы.
(18 февраль, “Апастово-информ”).
Батырлык, кыюлык үрнәге булган якташыбыз Зөлфәт Нигъмәтҗановны дәрәҗәле исем алуы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин тәбрик итте.
“Якташыбыз Зөлфәт Наил улы Нигъмәтҗановны генерал-майор исеме бирелүе белән котлыйбыз! Ватан алдындагы казанышларыгыз һәм Ватаныбызны саклау эшенә тугры булуыгыз белән горурланабыз! Акхуҗа авылында гомер итүче әти-әнисе Наил абый һәм Гөлирам апага батыр ул үстергәннәре өчен рәхмәт!”, - дип белдерде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Зөлфәт Нигъмәтҗанов, полковник, 2008-2010 елларда Приднестровье Молдавия Республикасында – тынычлык саклаучы батальонда хезмәт итә. Украинада конфликт чыгу белән, 2014 елдан аны Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрен сакларга җибәрәләр. 2016 – 2018 елларда өч тапкыр яртышар ел Сириядә була, Алеппо, Пальмира шәһәрләрен, Итрияне саклауда һәм азат итүдә катнаша. Анда күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены һәм ике тапкыр “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 2022 елның августыннан ул хәрби операциядә. 2023 ел башында үзе туплаган мотоукчылар дивизиясе белән Луганскидагы Кременная шәһәрен азат итүгә зур көч куя. Курск өлкәсе өчен барган көрәшнең алгы сызыгында була. Хәрби бурычын уңышлы башкарганы өчен беренче дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык” медале бирелә. Хәзерге вакытта да Зөлфәт Наил улы Нигъмәтҗанов махсус хәрби операция зонасында 71 нче дивизия командиры булып хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев