Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Якташыбыз Зөлфәт Нигъмәтҗанов генерал-майор хәрби дәрәҗәсенә лаек булды

Район башлыгы Айрат Җиһаншин батыр якташыбызның әти-әнисенә олы хөрмәтен белдерде, шатлыкларын уртаклашты.

(18 февраль, “Апастово-информ”).



Акхуҗа авылыннан Наил абый һәм Гөлирам апа бүгенге көндә зур горурлык хисләре кичерәләр. Аларның уллары Зөлфәт Нигъмәтҗанов генерал-майор дәрәҗәсенә ия булды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин батыр ул үстергән ата-ана янында булып, рәхмәтләрен ирештерде, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
“Сез - районыбызның иң абруйлы, иң үрнәк гаиләләренең берсе. Бар гомерегезне намуслы хезмәткә багышлагансыз. Илгә-көнгә батыр уллар, уңган кызлар үстергәнсез. Зөлфәтнең шундый лаеклы исем алуы белән чын йөрәктән котлыйбыз. Бу дәрәҗә - иң элек, сезнең тәрбиягез нәтиҗәсе. Чиксез рәхмәт сезгә”, - диде район башлыгы.
Наил абый белән Гөлирам апа балаларының һәрберсе турында җылы итеп сөйләделәр, аларның хезмәт сөючән, тырыш булып үсүләрен билгеләп үттеләр.
“Балаларыбыз барысы да тәртипле, акыллы, эшкә батыр булып үстеләр. Зөлфәтебез балачактан җитезлеге, үткенлеге, чаялыгы белән аерылып торды. Төпчек улыбызның шундый зур дәрәҗәгә ирешүенә бик шатланабыз һәм кыю, батыр улыбыз белән бик горурланабыз, - диде Гөлирам апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев