Янгелде авылында яшәүче Василий Аверьянов хөрмәтләнде
9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан Хезмәт даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьяновка күчтәнәчләр тапшырылды.
(10 декабрь, “Апастово-информ”).
Илебез өчен зур эшләр башкарган якташыбызны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, хәлләрен сорашты. Шулай ук Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Юрий Бушуев та тәбрикләү сүзләрен ирештерде.
Василий Аверьянов тиздән туган көнен дә каршылый. Олы яшьтә булса да, бирешми әле ул. Һәр көнгә сөенеп, эшләгән елларын искә алып, хатирәләр барлап яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев