Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Илне саклау ир кешенең изге бурычы

Тутай авылының кыю егете Радик Насретдинов бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында илебез азатлыгы өчен көрәшә.

  Радик бала вакыттан ук кыюлыгы, җитезлеге, үҗәтлеге белән аерылып тора. Техникага да кечкенәдән тартыла ул. Кызылтау урта мәктәбен тәмамлагач СПТУ да тракторчы һәм шофер һөнәре үзләштерә. Хәрби бурычын үтәп кайткачтын туган авылында колхозда шофер булып хезмәт итә. Тормыш корып ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Аннан Казан шәһәренә китеп маршрут автобусында эшләп йөри.

  Махсус хәрби операциясе башланланган көннән бирле шунда китеп, иптәшләренә ярдәм итү, илне саклау турында хыяллана. 2023 нче елның 10 ноябрендә үзе теләп Илебез иминлеге өчен контракт төзи. Шофер булып хезмәт итәргә языла.

   – Без бит инде олы яшьтә, шуңа да аның теләген хуплап бетермәдек. “Кирегә юл юк, мин барысын да хәл иттем. Илне саклау ир кешенең изге бурычы”, - дип җавап бирде. Ун ай инде менә изге догаларыбызны укып, исән-имин кайтуын теләп, хәбәрләшеп торабыз, - диләр әти-әнисе Ринат абый белән Гөлия апа.

  Өйрәтүләр узганда Радикны медсанитар итеп билгелиләр. Барган көннән башлап алгы сызыкта ул. Яралы солдатларны алып чыгып, беренче ярдәмне күрсәтеп, госпитальләргә озаталар.

  – Маршрут автобусында эшләгәндә гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса дип, пассажирларга беренче ярдәмне күрсәтергә өйрәттеләр. Махсус хәрби операциясе зонасында бу белемнәр бик кирәк булды. Уколлар кадарга да өйрәндек. Анда куркып, каушап торырга вакыт юк. Кеше гомерен саклап калу төп бурычыбыз, - ди Радик.

  Радикка яралыларны вакытында илтеп җиткерү өчен машина бик кирәк. Соңгы тапкыр гуманитар ярдәм илткәндә алып барган машинага да шатлануын яшерми.

  – Бик зур рәхмәт район башлыгы Айрат Җиһаншинга, урынбасары Ленар Хантимировка, бирегә килгән барлык егетләргә, авылдашларга, райондашларга, иганәчеләргә. Машина безгә бик кирәк иде. Җиңү белән кайтырбыз Алла боерса, - дип видео да төшереп җибәргән ул.

  Без дә әти-әниләренә сабырлык, егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев