Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Иске Әнәле балалары хәрби егет белән очрашты

Иске Әнәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучы Идрәс авылы егете Раил Сафин белән очрашу булды.

(7 февраль, “Апастово-информ”).

 

  Ул баларны үзенең хәрби юлы белән таныштырып китте. Туган Илне, туган телне яратырга кирәклеген аңлатты.

  Балалар Раил абыйларына матур шигырьләрен һәм җырларын бүләк иттеләр. Истәлеккә үзләренең фотолары ябыштырылган өчпочмаклы хатны тапшырдылар. Балаларны чын патриот булып тәрбияләүдә әти- әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның роле бик зур.

“Раильнең әти-әнисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа алдагы хәрби хезмәтендә уңышлы итеп хөзмәт итәргә һәм җиңү яулап, исән-сау кайтуын көтеп калабыз”, - ди Иске Әнәле башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчесе Лилия Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев