Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Иске Йомралы мәктәбендә Герой партасы ачылды

Иске Йомралы мәктәбе «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Герой партасы» Бөтенроссия мәгариф проектына кушылды.

(20 февраль, “Апастово-информ”).




«Герой партасы» – хәрби бурычны үтәгәндә шәхси батырлык күрсәткән якташлар турында сөйләүче белем бирү проекты. Проектның максаты - батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәткән батыр гамәлләр кылган якташларыбызны искә алу һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерү. Безнең бурыч – герой - авылдашлар турындагы истәлекне саклау. Без бу партаны шушы җирлектән чыккан геройларга багышладык. Бүгенгесе көнгә бу партага Иске Йомралы мәктәбе укучылары: Иске Йомралы авылы егете Мөхәммәтуллин Радик Абдулла улы һәм Идрәз авылы егете Ибятов Илдар Гүмәр улының портретлары куелды”, - дип хәбәр итте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Галимҗанова.

Хәтер чарасында Татарстан Республикасының Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының Координацион Советы район бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин, Әфган сугышы ветераны Ирек Сәмигуллин, махсус хәрби операциядә катнашучы Раил Сафин, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов Рамил һәм Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов катнашты.
Алар укучыларга батырлык, героизм кебек хисләрнең югарылыгын аңлаттылар, матур теләкләрен җиткерделәр .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев