Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Югары Акхуҗа ветеринария участогы мөдире Рафил Хәлилов «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеменә лаек булды

Дәрәҗәле бүләк Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән йомгаклау утырышында тапшырылды.



(26 гыйнвар, “Апастово-информ”).

Рафил Равил улы Хәлилов сайлаган һөнәренә 25 ел гомерен багышлаган тәҗрибәле белгеч. Ул 2001 елда район ветеринария берләшмәсенә эшкә килә. Беренче көннән үк үзен эшен яхшы белүче, җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр итеп таныта. Ветеринария өлкәсендә күпьеллык тәҗрибәсе булган белгечне 2020 елда Югары Акхуҗа ветеринария участогы мөдире итеп билгелиләр. 
Рафил Халилов җаваплы вазифада да сынатмый. Һәр мәсьәләгә җаваплы карап, игътибарлы һәм гадел булып, хезмәт бурычларын намус белән үти. Мал-туар авыруларын диагностикалау, йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү, алынган продукциянең хәвефсезлеген тәэмин итү эшләрен зур төгәллек белән башкара, авыл халкына да булышырга әзер тора. Ул йорт хайваннарына диагностик тикшерүләр, иммунизацияләү үткәрә, аларны дәвалый, үзвакытында һәм профессиональ ашыгыч ветеринария ярдәме күрсәтә. Шулай ук   эпизоотик иминлекне саклау, эпизоотиягә каршы чараларны һәм алда торган бурычларны үзвакытында үтәүгә ирешә. Белгеч лейкозга каршы көрәшкә юнәлтелгән чараларга аеруча зур игътибар бирә. Авыруны үзвакытында ачыклау һәм изоляцияләү нәтиҗәсендә Шыгай һәм Югары Ындырчы товарлыклы-сөтчелек фермалары тулысынча лейкозлы маллардан арындырыла. Рафил Хәлилов электрон системаларны да үзләштерә. Тармак белгече буларак, ветеринария документларын электрон рәвештә рәсмиләштерү эшен дә алып бара. Үз белемен даими күтәрә, авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча закон һәм норматив документларны өйрәнә.
Рафил Хәлилов эш тәҗрибәсен башкалар белән дә уртаклаша. Берничә ел дәвамында Югары Акхуҗа ветеринария участогында булачак зоотехниклар һәм ветеринарлар, тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә күнекмәләр уза. 
Рафил Равил улы Хәлиловның һөнәри осталыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» республика конкурсында да бәяләнә. Ул «Иң яхшы ветеринария табибы»номинациясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дипломы белән бүләкләнә. 
- Рафил Равил улы Хәлилов - үз эшенең чын остасы. Аның энергиясе, белемнәре һәм хайваннарга карата сизгер мөнәсәбәте, намуслы хезмәте үрнәк булып тора, халыкта да ышаныч уята. Мал-туар сәламәтлеген һәм районның эпизоотик иминлеген кайгырту — фидакарьлек һәм осталык таләп итә торган мөһим хезмәт икәнен ул көн саен раслый, - диләр хезмәттәшләре аның турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев