Каратун мәктәбе укучылары Рүзәл Минһаҗев белән очрашты
Каратун мәктәбендә волонтерлык хәрәкәте активисты, «Игелеккә бер адым» хәйрия проекты җитәкчесе, Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев белән очрашу узды.
(4 декабрь, “Апастово-информ”).
“30 тапкыр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырган һәм илтеп тапшырган батыр егетнең иҗат ягыннан да көче, сәләте соклангыч. Аның бүгенге көндә 100 дән артык җыры һәм шигырьләре тупланган китаплары бар. Мәктәбебез белән һәрвакыт элемтәдә торган егетне коллективыбыз бик җылы каршы алды. Укучылар исә үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар, кулдан ясаган күчтәнәчләрен бүләк иттеләр, солдатларга язган хатларын тапшырдылар. Очрашу ике якның да күңелләрендә озак сакланырлык җанлы, матур үтте”, - ди укытучы Сәвия Тимершина.
Каратун мәктәбе укучылары хәрбиләргә җылы хатларны еш яза. Солдат абыйларыннан рәхмәт сүзләрен дә еш ишетәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев