Колчыкта яшәүче Бибисара әби Миңнебаевага 102 яшь тулды
Колчык авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Бибисара әби Миңнебаева 102 яшьлек туган көнен каршылады.
Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале тапшырылды.
Бибисара әбине район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев тәбрик итеп, район башлыгының изге теләкләрен җиткерделәр.
Әби сугыш чоры авырлыкларын күп күргән, ачлыгын, юклыгын да татыган. Урман кисү, окоп казу эшләрендә катнашкан. Гектар-гектар чөгендер эшкәрткән, фермада хезмәт иткән, тракторына да утырган.
Сугыш елларында Дәүләкидә урнашкан колхозара МТСта тракторчыга укырга туры килә Бибисара әбигә. Тимер атны иярләү әллә ни авыр тоелмый батыр йөрәкле кызга.
Тормыш иптәше Шәйхетдин бабай белән 70 елдан артык парлы яшиләр. 6 балага гомер бүләк итәләр. Кызганыч, бала хәсрәтләрен дә кичергән Ана йөрәге. Бибисара әби 2 баласын вакытсыз югалткан. Тормыш иптәше дә инде гүр иясе булган. Бүген балаларының кадер-хөрмәтендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев