Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Күкрәген медальләр бизи

Батыр йөрәкле, кыюлыгы, тәвәккәллеге белән аерылып торган райондашыбыз Шамил Абдуллинның Ил иминлеге сагына басуына өч ел булган. Кулына чакыру алгач та, “Без булмасак, кем булыр соң, һичшиксез барам, димәк, минем ярдәм дә кирәк” дигән уй барлык шөбһәләрен юкка чыгарган.

(22 сентябрь, «Апастово-информ»)


 

-Башта Казанда танк полигонында хәрби әзерлек уздык. Аннан 2022нче елның 24нче октябрендә юлга кузгалдык. Башта 1231нче Татарстан полкының 2нче мотоукчылар батальонында хезмәт иттем, бүлек командиры булдым. 
Шамил үзе Әлмәндәр авылында туып-үскән. Борнаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда электрик булып эшләгән. Хәрби бурычын да үтәгән ул. Аннан кайткач, полициядә шофер булып хезмәт иткән, ә мобилизацияләнгәнче төзелеш эшләрендә булган.
Һәрчак алгы сафларда көрәшә ул. Авдеевканы алуда да катнаша. 2нче дәрәҗәдәге “Хәрби батырлык өчен”, “Суворов” медальләренә лаек була. Бәрелешләрнең берсендә каты яраланып, госпитальдә ята, берничә операция кичерә, озак кына тернәкләнү уза. Көчле ихтыярлы, курку белмәс райондашыбыз савыклангач, кабат алгы сафларга баса. 1439нчы полкта хезмәтен дәвам итә.
- Район җитәкчелегенең, райондашларыбызның ярдәмен дә тоябыз. Гуманитар ярдәмне китереп кенә торалар. 2023нче елда “УАЗ” машинасы да алып килделәр. Ул безгә яралыларны эвакуацияләгәндә бик кирәк булды. Безне кайгыртучы һәркемгә чын йөрәктән рәхмәт, - ди ул.
Шамил Абдуллин тормыш иптәше Светлана белән ике егет тәрбияләп үстергән. Олы уллары Адель төзүче булып эшли. Читтән торып югары белем ала. Ә кече уллары Марсель быел хәрби уку үзәген тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсен алган. Әле күптән түгел генә Шамил дәү әти дә булган - июль аенда аның беренче оныгы Аделина туган.
-Шамил гаиләбезнең терәге, яклаучыбыз, саклаучыбыз ул. Без аның белән бик нык горурланабыз. Бик борчылып озаткан идем үзен. Ә ул бер дә икеләнеп тормады, безне дә юатып, барысы да яхшы булачагына ышандырып ките. Бик сагынабыз. Ул да безне бик сагына. Аеруча нәни оныгы өчен өзелә. Фотоларын сорап кына тора. Тизрәк исән-сау әйләнеп кенә кайтсыннар, - ди Светлана.
Республика көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгыларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, мотоукчылар взводы, мотоукчылар бүлегенең өлкән укчысы, сержант Шамил Абдуллин да бар иде. Ул “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медаленә ия булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев