Раил Хәеров дусларын искә алды, һәркемгә тыныч тормыш теләде.
(19 сентябрь, “Апастово-информ”). Заготзерно бистәсендә яшәүче махсус хәрби операция ветераны Раиль Хәеров Каратун мәдәният йортында урнашкан 906нчы номерлы сайлау участогына килеп, үз тавышын калдырды.
“Дөньялар тыныч булсын, яу кырындагы дусларым исән-имин туган җирләренә кайтсыннар”, - диде Раил Хәеров.
Заготзерно бистәсендә яшәүче Раил Хәеров махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән бирле Ил иминлеге сагында булды. Мобилизациянең икенче төркеме белән үк тынычлык сагына басты, ирекле батальонның штурм группасы командиры булып хезмәт итте. Раил Хәеров намуслы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатларына һәм “Хәрби батырлыгы өчен”, Суворов медальләренә лаек булды. Бүгенге көндә махсус хәрби операция эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе булып эшли.
Нет комментариев