“Мин барам!” - диде
Свияжный бистәсендә яшәүче Фәһим һәм Гөлсинә Габбасовларның уллары Айдар иң беренчеләрдән булып махсус хәрби операциягә китте.
Бу көннәрдә аның батырлыгы Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге белән бәяләнде. Райондашыбыз Изге Георгий орденына лаек булды.
Мобилизация башлану белән беренче көннәрдән үк Айдар Ил иминлеге сагына баса.
-Улыбыз мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы өлкәсен сайлады. Горбунов исемендәге колхозда идарәче булып эшләде. Аннан калага китеп үз эшен башлап җибәрде. Махсус хәрби операциягә барырга чакыру алгач та икеләнеп тормады. “Мин барам!” – диде. Үз көченә ышанды, куркып калмады. Ике тапкыр ялга да кайтып китте. Операция зонасында район башлыгы белән дә күрешкән. Туган якның күчтәнәчләрен, сәламнәрен сөенеп кабул итте. Улыбызга хөрмәт зур. Шатлык белән күрешергә язсын, - диләр Габбасовлар.
Фәһим абый Габбасов улы Айдарның хәрби бурычын да намус белән үтәвен, үз теләге белән китеп, солдат тормышын узуын горурланып сөйләде. Хәзер дә чын ирләрчә хезмәт итүен, ләкин туган якларын, гаиләсен, балаларын сагынуын белдерде.
-Улымның беренче генә бүләкләнүе түгел. Шатлыклары белән бүлешеп яши. Әле тормыш иптәшенә дә “Махсус хәрби операциядә катнашучының хатынына” медале бирелде. Ул башкалада даруханәләр системасында эшли. Егетләргә дә бик теләп ярдәм итә, - диде ул.
Гөлсинә Габбасова һәр көнне улыннан хәбәр көтеп башлый. Горурлану хисе көчле булса да, Ана күңеле борчыла, тизрәк иминлек урнашып, шатлыклы очрашулар килүен көтә.
-Улыбызның нинди җаваплы һәм тәвәккәл адым ясавын аңлыйм. Бер генә дә исемнән чыкканы юк. Йөрәгемнең һәр тибеше саен аңа гомер сорыйм. Бер ата-анага да борчу килмәсен, - ди Гөлсинә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев