Морзалар урта мәктәбендә 2025 нче ел - Ватан сакчысы елын ачуга багышланган мөһим чара үтте
Әлеге тантанада бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы, ялга кайткан Нәфис Борһанов катнашты.
(21 нче февраль, “Апастово-информ”).
Шулай ук махсус хәрби операция геройлары, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз Гаффаров Руслан һәм Сәмигуллин Рамил истәлегенә Герой партасы ачылды. Чарада Русланның әнисе һәм энесе дә катнашты.
“Герой партасын ачу –батыр егетләребез истәлегенә хөрмәт күрсәтү, яшь буында Ватанны саклаучыларның бөеклеген һәм намусын истә тотарга чакыра торган патриотизм тәрбияләү юлында мөһим адым ул. Герой партасы артына беренче тапкыр утыру хөрмәтенә - олимпиада, төрле бәйгеләр һәм ярышлар призерлары, конкурслар -фестивальләр лауреатлары, яшь армиячеләр - Әмирханова Алинә һәм Мифтахов Адель лаек булды”, - дип хәбәр итте мәктәп директоры Гөлнара Сафина.
Катнашучылар мәктәпне тәмамлаучы геройларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев