Райондашыбыз Айрат Сәйфетдинов: “Гаиләмне сагынып кайтсам да, егетләр өчен дә борчылып тордым”
Махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз Айрат Сәйфетдинов кыска вакытлы ялда булды. Ул кабат Ил иминлеге сагына юлга кузгалды.
(10 январь, «Апастово-информ»)
Айрат бүгенге көндә сапер ротасында өлкән сержант вазифасында танкист булып хезмәт итә. Кызыл сызыкка корал ташу, хәрбиләрне алып керү, яисә алып чыгу эше йөкләнгән аңа.
-Командирлар безнең алга хәрби бурычлар куя. Без аларны үзвакытында һәм төгәл үтәргә тиеш. Беренче тапкыр коралны кулга алганда, якыннарым, илем, халкым өчен көрәшкә басам дип, горурлык хисләре кичергән булсам, хәзер инде бу шулай тиеш, башкача булырга мөмкин дә түгел дип кабул итәм. Чөнки, Ватаныңны саклау - ул ир-егетнең иң изге, төп бурычы. Мин дә шул максат белән контрактка кул куйдым, - дип сөйли Айрат үзе.
Урта Балтай авылында әнисе Илзидәнең төп ярдәмчесе, уң кулы булып үсә ул. Язмыш аларны төрлечә сыный. Алты яшендә чагында әтисе вафат була. Аннары көчле янгын чыгып, йортсыз-җирсез дә калалар.
-Аллага шөкер, авыр чакларда ярдәм итүчеләр күп булды. Авылдашларым да, дәүләт тә, хуҗалык та зур булышлык күрсәттеләр. Безне йортлы иттеләр. Шул вакытта да иң зур таянычым, терәгем улым иде. Бик акыллы, тәртипле, гаилә җанлы булып үсте ул. Рәхмәт кенә яусын. Исән-сау гына йөрсен иде, - ди Илзидә.
Айрат Урта Балтай мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Апас аграр көллиятендә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән. 2016-2017нче елларда армия сафларында Санкт-Петербург өлкәсендә хәрби бурычын үтәгән. Сапер батальонында өлкән механик-водитель булып хезмәт иткән ул. Аннары Казанга кайтып, берникадәр эшләп алган. 2022нче елда үз үз иреге белән контракт төзегән.
-Халыкны утлы нокталардан тыныч җиргә чыгарабыз. Шул вакытта аларның йөзләренә, күзләренә карау да кызганыч. Курку, билгесезлек хисләре чагыла йөзләрендә. Без аларга төрлечә ярдәм күрсәтәбез. Анда күргәннәрне сөйләп тә, аңлатып та бетерергә мөмкин түгел, - ди ул.
Айрат тормыш иптәше Олеся белән өч кыз үстерә. Кызлары өчен өзелеп торучы иң назлы, иң үрнәк әти ул. Олы кызларына җиде яшь булса, кечесенә сабыйларына әле нибары җиде ай гына.
-Кыска вакытлы ял биргәч, бик куандым да, дулкынландым да. Гаиләмне, әниемне бик сагынып кайттым. Ерак җирләрдә якыннарыңның, туган илеңнең кадерен тагын да ныграк аңлыйсың икән ул. Шулай да, бергә хезмәт иткән егетләр бер минутка да истән чыкмыйлар. Кайткач, алар өчен дә борчылып яттым. Иркутск, Бурятия, Алтай, Чукотка - кемнәр генә юк анда. Аллага шөкер, барыбыз да дус, тату, бер гаилә булып яшибез. Бер-беребез өчен ут йотып торабыз, бер-беребезгә һәрчак ярдәм итәргә тырышабыз, - ди райондашым.
Айрат Сәйфетдинов махсус хәрби операция барышында Бахмут, Соледар, Кременная, Рубежное, Лисичанск, Херсон өлкәләрендә булган. “Махсус хәрби операция катнашучысы” һәм “Кыюлык өчен” медальләре белән дә бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев