Районыбыз өлкәннәре якташыбыз, Апас районында туып-үскән шәхси эшмәкәр Ленар Яруллинның күчтәнәчләрен алдылар
Хөрмәтле өлкәннәргә якташыбыз исеменнән котлаулар ирештерелде һәм күчтәнәчләр тапшырылды, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде.
(7 май, “Апастово-информ”).
Якташыбыз, Апас районында туып-үскән Ленар Яруллинның бүгенге көндә үзенең төзелеш компаниясе бар. Әлеге компания вәкилләре Алсу Исламова һәм Эльвира Сафронова районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина белән берлектә Үтәмеш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов, Ленинград блокадасы шаһитлары Тутай авылыннан Галия апа Гыйззәтуллина һәм Идрәз авылыннан Сария апа Сафина, Акхуҗа авылында гомер итүче, 8 бала тәрбияләп үстереп, “Ата-ана даны” орденына лаек булган Наил абый һәм Гөлирам апа Нигъмәтҗановлар, Багыш авылыннан якташыбыз, Россия Герое, генерал-лейтенант Рамил Ибәтуллинның әти-әнисе Рахматулла абый һәм Минзилә апа Ибәтуллиннар янында булдылар. Алар өлкәннәрнең хәлләрен белешеп, ихлас сөйләшеп утырдылар, язмышлары һәм бүгенге көндә яшәешләре, көнкүрешләре белән кызыксындылар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ленар Яруллинның җылы теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.
Өлкәннәр игелекле якташыбыз Ленар Яруллинга олы хөрмәт һәм ихлас рәхмәтләрен ирештереп, хезмәтләрендә уңышлар, илгә-көнгә тынычлык, якты киләчәк теләделәр. (р
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев