Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Руслан Хәйретдинов: “Күңелем шулай теләде”

Шушы көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз, Апас егете Руслан Хәйретдинов кыска вакытлы ялга кайтты.


Ул 2024нче елның 29нчы октябрендә контракт нигезендә, Ил иминлеге сагына басты. Бүген ул 430нчы мотоукчылар полкында бүлек командиры вазифасында, өлкән сержант булып хезмәт итә.
-Ир кешенең төп бурычы - үз илен, үз гаиләсен саклау. Мин дә нәкъ менә шул максат белән контракт төзергә булдым. Күңелем шулай теләде. Җиңү белән кайтуыбызда һич кенә дә шигем юк, - ди ул үзе.
Апас урта мәктәбен тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында белгечлек ала. 2002-2004нче елларда армия сафларында Ульян өлкәсендә бүлек командиры булып хәрби бурычын үти. Аннан кайткач Себергә эшкә китә. Шунда ук югары уку йортына укырга урнаша. Әмма ике елдан соң, якыннарын сагынган егет кире Апаска әйләнеп кайта. Биредә ул районның эчке эшләр бүлегендә эшли, шул вакытта ярты ел Төньяк Кавказда хезмәт итеп ала. Русланның югары юридик белеме дә бар. Газ участокта эшләгән вакытта туган иле өчен көрәшкә басарга карар кыла.
-Улыбыз Руслан - беренче көтеп алган балабыз. Аның дөньяга килүе - иң бәхетле көнебез иде. Башта ике елга якын Сарман районында яшәдек, аннары Апаска күченеп кайттык. 20 елдан артык Апас “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Бакчага улым белән бергә йөрдек. Яшьтән үк үз сүзендә торучан, төгәл, җаваплы бала булып үсте. Энекәше Рәсим өчен дә һәрчак үрнәк булды. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә тырыштык. Шуның нәтиҗәсен хәзер күреп, хөрмәт тоеп яшибез. Туган көннәрме, бәйрәмнәрме - берсен дә калдырмый - кочак-кочак чәчәкләре, күчтәнәчләре белән сөендереп кенә тора, үз гаиләсе өчен дә җан атып яши ул, - дип горурланып сөйли Рәмзия апа.
Руслан тормыш иптәше Лилия белән ике бала үстерә. Уллары Ислам, кызлары Әминә өчен иң үрнәк әти ул. Балалары өчен өзелеп тора. Үзе күптән инде дин юлында. Балалары да әтисенә ияреп ислам кануннарын төшенеп үсәләр, бик теләп мәдрәсәгә йөриләр, догалар өйрәнәләр. Спорт белән дә, төрле түгәрәкләрдә дә бик яратып шөгыльләнәләр.
-Ял бик кыска. Бик тиз үтеп китә. Күбрәк гаиләм янында булырга тырышам. Хуҗалык эшләрен бергәләп карыйбыз, пөхтәлибез, тәртиплибез. Балаларым янымнан китмиләр дә. Үзем дә бик сагынып кайтам. Ерак җирләрдә гаиләңнең, якыннарыңның кадерен тагы да ныграк сизәсең. Ватаныбызның, илебезнең иминлеген саклау, шушы балалар хакына илдә тынычлык урнаштыру - төп бурычыбыз. Аллага шөкер, райондашлар да безне ташламыйлар, гуманитар ярдәмнәрен алып килеп торалар. Эш урынымнан да, иптәшемнең хезмәттәшләре дә гаиләбезне игътибарсыз калдырмыйлар, - ди Руслан.
Руслан Хәйретдинов Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Дәүләт бүләгенә дә лаек булды. Аны Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләде.
-Исән-сау гына йөрсеннәр. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде. Безнең кебек ут йотып торучы һәрбер ата-анага да балаларын сау-сәламәт килеш каршыларга насыйп булсын!, - дип телиләр Вахит абый белән Рәмзия апа Хәйретдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев