Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Рүзәл Минһаҗев: “Махсус хәрби операция зонасында һәр очрашу бик кыйммәт”

Район үзәк китапханәсендә “Җиңеп кайтыр безнең егетләр” исемләнгән кичә узды.

(3 декабрь, “Апастово-информ”).



Кунак булып Мөслим районы, Метрәй авылы егете, яшь шагыйрь, 30 тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк алып барган Рүзәл Минһаҗев чакырылган иде.

Рүзәл белән очрашуга уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр, китап укучы райондашларыбыз, китапханәчеләр килде.

Гади генә кичә булмады ул. Еларга да, уйланырга да, яшь аралаш елмаерга да мәҗбүр итте Рүзәл. Һәр шигыре, һәр җөмләсе тормышчан, гыйбрәтле. Көчле рухлы булырга, ышаныч белән яшәргә, бары яхшыга өметләнергә өндәгән сүзләре залда утыручыларның күңеленә кагылды.

Гади, шаян, шул ук вакытта бик җитди дә була белә ул. Үзенең рухи дөньясын шигырьләренә салган. Тынгысыз җанлы, ярдәмчел булуы игелекле гамәлләренә салынган.

Рүзәл Минһаҗев – махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итүдә актив катнашуы белән билгеле шәхес. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, сәламәтлеге какшап, яшәү белән көрәшүче кешеләргә ярдәм йөзеннән хәйрия концертлары оештыра.

-Мин – гади авыл егете. Мөслим районында туып, шунда үсеп, иҗат итеп, бүгенге көндә дә авылымның тормышын яктыртып, аның киләчәге өчен борчылып яшим. 2 класстан бирле шигырьләр язам. Баштарак гел кызык, шаян шигырьләр яздым, - диде ул.

Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев Рүзәл Минһаҗевның күпкырлы шәхес булуын, милләт дип җан атып, патриотик тәрбия юнәлешендә зур эш башкаруын, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүен билгеләп үтте һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

-Рәхмәт, Апас җирлегенә килүең өчен. Татар халкында егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль бар. Рүзәл, син шундый асыл егетләрнең берсенә керәсең. Рәхмәт, хезмәтең, киң күңелең, олы йөрәгең өчен, - диде ул.

Рүзәл Минһаҗев махсус хәрби операция зонасында булган мизгелләрне, андагы кичерешләре хакында, очрашу мизгелләре турында сөйләде. Ул сөйләде, зал елады...

-Андагы егетләрнең дуслыгына, бердәмлегенә сокланырлык. Анда барган күчтәнәчләр бик кадерле. Чөнки алар туган яктан килгән. Туган як күчтәнәчен алган һәм ачкан күзләрне күрү – ул бик зур бәхет. Бөтен юл газаплары онытыла. Анда очрашулар бик кыйммәт. Анда барып кайткач, тормышка башка яктан карый башлыйсың. Һәрбер бару – үзе бер тормыш, үзе бер дөнья. Баруларның берсе дә җиңел түгел. Егетләрнең рухларын күтәрү өчен махсус хәрби операция зонасына барып, бер атна эчендә 11 концерт куеп кайттык, - ди ул.

Рүзәл Минһаҗев сүзләренчә, балалар язган хатларны да хәрбиләр көтеп ала. Аларны түш кесәләрендә йөртәләр.

Махсус хәрби операция турындагы һәр сүзне батыр егетләрнең әниләре йотлыгып тыңлады. Улларының зарланмавын, җиңү өчен тырышуларын билгеләп үттеләр.

-Күңелебезгә күпмедер тынычлык салдың. Балаларыбыз исән-имин кайтсын, - диделәр алар.

Шундый эчтәлекле чара оештырган китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Китапханәчеләр исә җылы киемнәрдән гуманитар ярдәм дә әзерләп куйганнар иде. Чурибураш мәктәбе укучылары язган солдат хатларын да тапшырдылар. Морзалар авылы волонтерлары әзерләгән тәм-томнар һәм кирәк-яракларны китапханәче Гөлназ Гатауллина тапшырды.

Барлык солдат әниләре исеменнән Рамилә Гобәйдуллина чыгыш ясады. Ул үзенең улына һәм барлык хәрбиләргә багышлап язган шигырен дә сөйләде.

-Мин үзебезнең егетләр белән горурланам. Безнең тормышның тоткасы булган егетләр бар! Алар 21 гасырның Геройлары! Алар – чын егетләр! Аларны үстергән Әниләргә рәхмәт. Мин егетләргә булган рәхмәтне, хөрмәтне шигырьләрем аша чыгарам, - диде Рүзәл.

Арабыздан киткән егетләр кичә барышында 1 минутлык тынлык белән искә алынды. Аларны онытырга хакыбыз юк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев