Сатмыш авылының батыр улы Данияр Гайфетдинов исеме мәңгеләштерелде
Сатмыш авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Данияр Гайфетдинов яшәгән йортка хәтер тактасы куелды.
(6 май, “Апастово-информ”).
Батырның исемен мәңгеләштереп, мемориал такта кую – “Апас” якташлар җәмгыятенең район хакимияте белән уртак проекты.
Хәтер тактасын кую һәм ачу чарасында район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов катнашты. Ул Данияр Гайфетдинов турында истәлекләрне яңартып, якыннарына сабырлык теләде.
Райондашыбыз Данияр Гайфетдиновның батырлыклар белән узган кыска гына гомер юлы турында кабаттан әнисе Алсу апа белән сөйләштек.
- 26 сентябрьдә улыма повестка килде. Аңлашмыйча да калдык. Тиз генә җыенып, икенче көнне үк Казанга кузгалды. Анда бер ай өйрәнүләр уздылар. Башта Белгород янында, аннан Луганск ягында яшәделәр. Мотоукчылар ротасына эләкте. Артыгын сөйләргә яратмады, - ди Алсу апа.
5 ир балага гомер биргән, нык характерлы, тормышта югалып калмаслык итеп тәрбияләгән Ана Данияр турында озаклап истәлекләр яңарта. Яратып, сагынып, горурланып сөйли.
Шушы 1 елдан артык вакыт эчендә Данияр ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайта. 28 сентябрьдә тормыш иптәше Ләйсән белән язылышып, 1 октябрьдә кабат махсус хәрби операция зонасына китә. Данияр 10 октябрьдән соң элемтәдән югала. Дуслары белдергәнчә, Данияр бер яралы иптәшен алып чыга, икенчесе артыннан кереп китә. Шул вакыт өстенә снаряд төшә. Батыр райондашыбыз Сатмыш авылы зиратына җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев