Шофер Илсур абый Вафин күңеле - игелек юлында
Гуманитар ярдәм илтергә барасынмы, дип сорагач, бер дә каршы килмәдем, киресенчә бик сөенеп риза булдым. Егетләрне күчтәнәчләр белән куандыру - үзе зур шатлык бит”, - ди “Альтаир-1” оешмасы шоферы Илсур абый Вафин.
(26 октябрь, «Апастово-информ»)
Илсур абый үзе Танай Турай авылыннан. Апас урта мәктәбен тәмамлагач, Апас һөнәр училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армия сафларында хезмәт иткәндә руль артына утыра. Илсур абыйның хезмәт стажы - 39 елдан артып киткән.
“Авыл хуҗалыгында нинди төрле техника бар, барысына да утырырга туры килде. Колхозда чәчү, урак эшләрендә дә күп катнаштым. Соңгы 15 ел эчендә автобус йөрттем. “Альтаир” оешмасына эшкә урнашуыма дүрт ай гына әле.. Шулай булуга карамастан, коллектив белән дә, җитәкчелек белән дә бик тиз уртак тел таптым. Хезмәтемне бик яратып башкарам. Ярты гомеребез юлда узса да, үкенгән вакытларым булмады, иң мөһиме - техника юлда ватылмасын. Эшләгән дәвердә авыр еллар да булды, юлсызлыктан җәфа чиккән чаклар артта калды инде. Хәзер юллар да төзек, машиналар да яңа. Шуңа эшнең авырлыгы да сизелми”, - ди тәҗрибәле шофер.
Илсур абый гаиләсендә дә үрнәк булып яши. Тормыш иптәше Гүзәл апа белән ике бала - бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә биш оныгы өчен өзелеп торучы дәү әти дә әле ул. Илсур абый Украинада барган хәрәкәтләр турында бик яхшы хәбәрдар. Чөнки кияүләре - Болынбалыкчы авылы егете Руслан Халиков та хәрби операция барган җирләрдә хезмәттә икән. Районнан Украинага гуманитар ярдәм илтергә дип тәкъдим ясалгач, Илсур абый бер дә каршы килми.
“Киявебез Ватан өчен изге сафта. Хезмәте шуның белән бәйле. Сириядә барган хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашты, хәзер тагын Ватан өчен изге сафка китте. Өч ай Казанда - частьларында булсалар, өч ай дәвамында Украинада хезмәттәшләрен алыштыра. Кабат ерак юлга кузгалганына да дүрт ай узып китте. Шул вакытта эчендә нәни улы туды. Барлык ир-егетләргә дә исән-имин кайтып, гаиләләре белән күрешергә язсын иде, - ди Илсур абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев