Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

“Солдат йөрәген җылыткан җырлар”

Акхуҗа авылы мәдәният йортында “Солдат йөрәген җылыткан җырлар” дип исемләнгән концерт-тамаша узды. Чара Ватанны саклаучы батырларга багышланып, тамашачылар күңелендә җылы эз калдырды.

Бүгенге катлаулы чорда солдатлар һәм офицерлар ил иминлеген тәэмин итүдә намус белән хезмәт итә, батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтә. Нәкъ менә шушы рухны чагылдырган әлеге кичә кыска вакытлы ялга кайткан генерал-майор Зөлфәт Нигъмәтҗанов инициативасы белән оештырылды. Ул Татарстанның атказанган баянисты Марсел Вахитов җитәкчелегендәге “Казан” инструменталь ансамблен чакырган иде.
Концерт җылы һәм ихлас мохиттә узды. Мәдәният йорты тамашачылар белән шыгрым тулы иде - залда алма төшәрлек тә урын калмады. Яше-карты бергә җыелып, уртак хисләр дулкынында яшәде.


Программа Ватанга мәхәббәт, туган якка тугрылык, батыр егетләргә һәм аларны тәрбияләгән әти-әниләргә ихтирам темалары белән сугарылган иде. Патриотик җырлар татар халык көйләре белән үрелеп барды, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
Кичә барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу мизгел залдагы һәркем өчен аеруча тетрәндергеч булды.


Чарада хәрбиләрнең әти-әниләренә дә аерым игътибар бирелде. Генерал-майор Зөлфәт Нигъмәтҗанов аларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды. “Сезгә лаеклы Ватан сакчыларын тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт. Без сезнең белән горурланабыз”, - диде ул.
Солдат әниләренең чыгышлары да беркемне битараф калдырмады. “Улларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Солдат әнисе булу җиңел түгел”, - дигән сүзләр күпләрнең күңел кылларын тибрәтте. Күзләрендә яшь булса да, әниләрнең йөзләрендә горурлык һәм ныклык чагылды.
Кичә чын мәгънәсендә Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган, тирән эчтәлекле һәм истәлекле вакыйгага әверелде. Тамашачылар концертны дулкынланып, бер тында карады.


Чараны оештыруда зур өлеш керткән мәдәният йорты җитәкчесе Гөлназ Гайнуллинага рәхмәт сүзләре җиткерелде. “Казан” ансамбле артистлары исә хәрбиләргә ныклык, ә аларның якыннарына сабырлык теләп, солдатларыбызның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Әлеге кичә һәркем күңелендә бер уртак теләкне яңартты: Ватан сакчыларына - көч һәм иминлек, илебезгә - тынычлык һәм җиңү.

Зөлфия Вәлиуллина,
Азбаба мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев