Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Свияжный бистәсендә Илнар Төхвәтуллин исеме мәңгеләштерелде

Махсус хәрби операциядә катнашкан Илнар Төхвәтуллинның якыннары яшәгән йортка мемориаль такта куелды.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).




Илнар Төхвәтуллин 2022нче елның 27нче сентябрендә беренчеләрдән булып мобилизация буенча Ил сагына баса. 2024нче елның 5нче декабрендә хәбәрсез югалганнар исемлегенә керә. Батыр егет 2025нче елның 8нче июлендә Свияжный бистәсендә җирләнә.

Истәлек тактасын ачу һәм урнаштыру тантанасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, “Яшь армиячеләр” әгъзалары катнашты.

Районда махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның исемнәрен мәңгеләштерү эше дәвам итә. Әлеге эшне Казанда эшләп килүче “Апас” якташлык җәмгыяте район җитәкчелеге белән берлектә башкара.

“Егетләрнең батырлыклары мәңге онытылмас. Алар илебез, республикабыз тынычлыкта яшәсен өчен гомерләрен дә кызганмадылар. Батырларның кылган геройлыклары яшь буын өчен дә зур үрнәк булып торыр. Илнарның урыны җәннәттә булсын. Әти-әнисенә, якыннарына сабырлык һәм исәнлек телим, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
“Апас” якташлык җәмгыяте рәисе Марат Нуриев батырларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча башкарылган эшләр хакында сөйләде. Илнарның әти-әнисе Илдар абый һәм Сөембикә апага түземлек һәм батыр уллары белән горурланып яшәүләрен теләде.

“Бүгенге көндә Апас районында һәлак булган егетләр яшәгән йортларга барлыгы 60 шундый элмә такталар беркеттек. Күп кенә мәктәпләрдә Геройлар партасы ачылды. Бу беренчедән, батыр якташларыбызга олы хөрмәт, исемнәрен мәңгеләштерү булса, икенчедән, яшь буынга патриотик тәрбия дә булып тора. Әмма әлеге элмә такталар башка эләргә туры килмәсен иде, егетләр исән-сау әйләнеп кайтып куандырсыннар иде, - диде Марат Нуриев.

Илнарның әти-әнисе Илдар абый һәм Сөембикә апа Төхвәтуллиннар улларын һәрчак искә алып, аның батырлыгына хөрмәт белдерүләре, исемен мәңгеләштерүләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев