Шыгай авылы егете Рәис Гыйламов кабат бүләкләнде
Шыгай авылы егете Рәис Гыйламов бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша.
(18 август, «Апастово-информ»)
Ул килешү нигезендә киткән. Рәис кылган батырлыклары өчен ике тапкыр Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Шулай ук “Батырлык өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре хәрби киемен бизи.
Кыю райондашыбыз Ил иминлеге сагында торганда, аның өчен һәрчак догада, изге теләктә, шул ук вакытта горурлык хисләре кичереп яшәүче әти-әнисе белән очраштык.
Мөлаем, нурлы йөзле Розалия апа һәм сабыр холкы күзләренә язылган Равил абый Гыйламовлар белән Рәиснең бала чагы, хыяллары һәм бүгенгесе хакында сөйләштек.
-Рәис туганда 1 генә килограмм авырлыкта иде. Аны бер дә яшәр димәделәр. Хәтта иске чүпрәкләргә төреп, өметебезне дә өзгәннәр иде. Бәхетебезгә, акушерка Роза апа килеп, улыбызның сулавын күреп алды. Без аны аякка бастырдык. Икенче тапкыр, мунча кертеп чыккач, югалта яздым. Өченчесе, язгы салкында иске йортта йоклап киткән иде. Аннан табып алдык. Мин улымны өч тапкыр үлемнән алып калдым. Хәзер дә аның, исән-сау, җиңү белән кайтасына ышанып яшим. Мин аның исән кайтасын беләм, - ди Ана күз яшьләрен яшерә алмыйча.
Рәис 3 яшьлек чагыннан ук спецназ булырга хыяллана. Самолетлар күрсә, әнисен җитәкләп урамга чаба. Парашюттан сикерү теләге белән яна. Кечкенәдән көрәш белән мавыга. Көрәш түгәрәгенә йөрер өчен, 6 классны тәмамлагач, район үзәгенә килеп укый.
-Ул көрәштә үз үлчәмендә беркемгә дә бил бирмәде. Гел беренчелекне яулады. Бик күп бүләкләр, медальләр алды, - ди әтисе Равил абый.
Егеткә тәрбия гаиләдә салына. Ул җаваплылыгы, сүзендә нык торуы, шул ук вакытта нечкә күңелле булуы белән аерылып тора.
-Икебез дә фермада, терлекчелек өлкәсендә эшләдек. Шуңа күрә, өйдәге бөтен хезмәт тә балалар өстендә булды. Эшләп, бер-берсенә ярдәм итеп үстеләр. Рәиснең сабырлыгы, юашлыгы, ярдәмчеллеге, сөйләшүләре минем якка ошаса, кыюлыгы, батырлыгы әтисе ягыннан килгән. Аларда көрәшкә тартылу бар. Минем иремнең әтисе дә яу кырында булган, энеләре дә көрәш осталары, - диде Розалия апа.
Рәис Гыйламов районның һөнәр училищесында укыганда армия сафларына китә. Шуннан соң, хәрби киемен салырга теләмичә, килешү төзи. Якыннары әйтүенчә, ул 28 ноктада була. Таджикистан, Сирия, һәм башка җирләрдә булуын якыннары соңрак кына белә.
-Ул беркайчан хезмәте турында сөйләми, зарлана белми. “Улым, син кая?” – дим. –Шыгай белән Апас арасында, дип шаярта. –Орденнарыңны ни өчен бирделәр? – дим, ул: -Тәмле итеп ашарга пешергән өчен, беләсең бит, кулым тәмле, - дип җаваплый. Украинада махсус хәрби операция башлануга иң беренче булып, алар төркеме кергән. Мин бу хакта да бик соң гына апасы аша белдем, - дип сөйли Розалия апа.
Рәис иң элек әти-әнисенә, якыннарына ярдәм итүне максат итеп куя. Соңрак кына гаилә кора. Бүген аның Яр Чаллы шәһәрендә гаиләсе бар, кечкенә кызы үсә.
-14 яшендә авырудан соң, бер улымны югалттым. Шуннан соң минем янымда гел Рәис булды. Сеңелесен укытып, үз урынын табарга булышкач кына өйләнде. Мәрхүм абыйсы каберенә барып та, сеңелесен ташламаска сүз биреп кайткан иде. Сүзендә торды да. Йөрәге бик шәфкатьле баламның, - ди Ана.
Рәис Гыйламов авырлыклардан курка белми. Максатына туры юл яра. Ил иминлеге сагында торуны бурычы дип саный. Әти-әни күңеле генә улларының еракта, ут эчендә йөрүе белән килешеп бетә алмый. Йөрәкләренең иң түрендә яндырып-көйдереп балалары тора.
-Бер минут истән чыкканы юк. Нинди генә эшкә тотынсак та, уебызда ул. Бурычыңны үтәдең бит, гаиләң янына кайтмыйсыңмы? – дип әйтеп карадык. –Илне сатмыйм, - дип җавап бирде. –Андагы балалар бер кисәк ипигә, бер стакан суга тилмерә. Ә мин үлгән балаларның әниләренә ни дип әйтим? Монда бит сезнең бар әйберегез дә җитеш, - дип җаваплады. Исән-имин кайтсын да, хәерле очрашулар язсын. Без һәрчак догада, - диләр Гыйламовлар.
Без дә Рәиснең батырлыклары турында кабат-кабат язарбыз әле. Туган якларга кайту шатлыгын да бүлешербез. Исән генә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев