Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Табар Черкене батыр егетләренең исемен мәңгеләштерде

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Баранов-Орел Сергей Сергеевич, Листратов Сергей Ноколаевич, Карпов Алексей Николаевич яшәгән йортларга мемориаль такталар куелды һәм алар ачылды.

(25 апрель, “Апастово-информ”).



Хәтер чарасында Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм “Ак Банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлар җәмгыяте вәкилләре, хәрби хезмәт ветераннары, “Яшь армиячеләр” һәм “Алдынгылар хәрәкәте” әгъзалары, Табар Черкене мәктәбе коллективы катнашты.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин батыр уллар үстергән гаиләләргә, аларның исемен мәңгеләштерү эшенә алынган якташларыбызга рәхмәтен белдерде.

“Бала дөньяга Герой булып тумый. Ул – гаиләдә тәрбияләнә. Шундый батыр, кыю, курку белмәс егетләр үстергән өчен рәхмәт сезгә. Егетләрнең батырлыгы укучылар өчен үрнәк”, - диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та егетләрнең батырлыгы алдында баш иеп, аларны һәркемгә үрнәк итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев