Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итте
Ленинград камалышының тере шаһиты Галия апа Гыйззәтуллина Бөек Җиңү көне уңаеннан котлаулар һәм күчтәнәчләр кабул итте.
(30 апрель, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова һәм районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина Галия апа янында булып, район башлыгы исеменнән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Галия апага Ил башлыгының да Котлау хаты килде.
Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши. Алар бу елларны әле дә күз яшьләре белән искә ала.
Тутайда яшәүче Галия апа Гыйззәтуллина Ленинград камалышта калган вакытта нибары 4 яшьлек була. Балачакның күңелсез хатирәләре гомер буе күңелендә яши.
“Бөтен шәһәрне шартлау тавышлары уятты. Әткәй-әнкәйләр елаша башлады. Ул вакытта ник елаганнарын да аңламаганбыз инде. Исән-сау калып, 1942 елда авылга кайтып егылдык. Товар ташый торган вагонга утырып, 1 ай юлда булдык. Әти безне озатып калды. Үзәккә үтеп калган ачы вакыйгалар еш искә төшә”, - диде Галия апа.
Галия апа үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәтләрен әйтеп, изге теләктә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев