“Ул анда калган дусларын, аларның язмышын уйлады”
Апас егете Булат Нәбиуллин үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнаша.
(3 апрель, “Апастово-информ”).
Каты бәрелешләр вакытында җитди яраланырга да туры килә. Бүгенге көндә ул демобилизацияләнеп, гаиләсе янында яши, районда узган төрле чараларда катнаша, яшь буынга үрнәк булып тора.
Булат Нәбиуллин Апаста туып-үсә. Апас урта мәктәбен тәмамлый. Химика технология институтында һөнәр үзләштерә. 2023нче елның маенда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә үз теләге белән китә.
Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшкән Булат Нәбиуллинның яу кырында күрсәткән батырлыклары игътибарсыз калмый. Ул хәрби хезмәттә аерым казанышлары өчен “Хәрби батырлык өчен” медаленә лаек була.
Ил иминлеге өчен өлешен керткән батыр райондашыбызның әтисе Дамир Нәбиуллин улы белән чын күңелдән горурлана.
“Улым белән горурланып яшим, аның исән-сау кайтуы өчен шатланам. Кайтып, тыныч тормышта яши башлагач та, ул анда калган дусларын, аларның язмышын уйлады. Аннан дус егетләре белән гуманитар ярдәм илтү эшенә алындылар. Менә инде икенче гуманитар йөкне үзе хезмәт иткән полкка илтеп кайттылар. Дуслары делән табыштырып, төзекләндереп, “Нива” машинасы, рацияләр, район ярдәме белән дарулар, азык-төлекләр илттеләр. Маскировка челәтәрләре, юрганнар алып бардылар. Әлеге изге гамәлләре, дуслыкны бәяли белгәннәре өчен дә сөенәм, - ди Дамир абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев