“Улым – минем горурлыгым!”
Татар Черкене авылы егете Айдар Атаханов мобилизация башланган елны ук үз теләге белән Ил сагына басты.
Бүгенге көндә ул өч дәүләт бүләге - “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале, “Жуков” һәм “Яхшы хезмәте өчен” медальләре иясе.
Ландыш Гайнуллина.
Айдар Атаханов Табар Черкене мәктәбен тәмамлагач, Буа ветеринария техникумында белем ала. Контракт нигезендә армия сафларына юлланып, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә намуслы хезмәт итә. Махсус хәрби операция башлангач та, беренчеләрдән булып Ил иминлеге сагына баса.
-Улым кечкенәдән шук, тапкыр, юмор телле, шул ук вакытта кыю, тәвәккәл егет булып үсте. Гитарада уйнап җырларга ярата. Сәхнәне үз итә. Техникумда укыганда бик яратып театрларда уйнады. Ролен оста башкарган өчен бүләкләр дә алды. Спортны да үз итте ул. Футбол дисеңме, волейболмы - һәрчак беренчеләрдән булды. Дуслары да күп улымның. Ил сагына да ул дуслары артыннан китте, - дип сөйли әнисе Лилия.
Айдар бүгенге көндә шофер булып хезмәт итә. Өч ел эчендә алган бүләкләре аның батыр, кыю егет булуын, хезмәтен намуслы башкаруын дәлилли. Мәктәптә, техникумда бергә укыган дуслары, укытучылары да онытмый үзен. Сорашып, хәлләрен белешеп торалар, элемтәне өзмиләр.
-Айдар безгә 7нче сыйныфка килде. Кыска вакыт эчендә сыйныфташлары белән дә, укытучылар коллективы белән дә уртак тел тапты. Ачык, ихлас, шат күңелле егет ул. Укучыбыз белән чиксез горурланабыз. Исән-сау гына йөрсен, - ди укытучысы Надежда Молодцова.
Сугыш башлангач ук Лилия башта кечкенә улы Айратны армия сафларына озата. Озак та үтми, Айдары үз карарын белдерә. Бер-бер артлы улларын ерак җирләргә озатуы бер дә җиңел булмый Анага. Улы Айдар намуслы хезмәт итеп кайтып, бүгенге көндә Казанда медицина өлкәсендә эшли. Хәзер инде Лилия горурлану, сагыну хисләре белән олы улын көтә.
-Айдар берничә мәртәбә ялда да булды. Гаилә дә корды. Кечкенә уллары бар. Үзе турында, анда булган хәлләрне сөйләргә яратмый. Барысы да яхшы, әни, борчылмагыз, дип тынычландырырга тырыша. Аллага шөкер, аралашып, сөйләшеп торабыз. Аның тавышын ишетү дә зур бәхет минем өчен. Исән-сау кайтып кына җитсен. Хәзер инде аны - нәни улы да көтә, - ди ул.
-Минем абыем - чын Герой! Ул Илебезне, Ватаныбызны явызлардан саклый. Батырлыгы өчен аңа күп медальләр дә бирделәр. Без аның белән чиксез горурланабыз, аны сагынып көтәбез, - ди хәрбинең сеңлесе, Табар Черкене мәктәбе укучысы Зарина Галиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев