Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Үтәмештә Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов үз тавышын бирде

Ут-сулар кичкән аксакал, 101 яшьлек Хәйретдин ага Сәлаховны бу юлы өенә барып сайлаттылар.

(14 сентябрь, «Апастово-информ»)


 

Яу кырында Илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ветеран киләчәгебезнең ныклы кулларда булуын теләде.
“Сугыш михнәте күңелдән чыкмый. Бүгенге рәхәт тормышны күрә алуыма бик сөенәм. Хөрмәтем зур. Балаларым, оныкларым янәшәсендә кадерле булып яшим. Ил-көннәребез тыныч булсын. Яшьләргә сугыш ачысын күрергә язмасын”, - дип теләде ветеран.
Хәйретдин ага Ил вакыйгалары, көн яңалыклары белән һәрчак танышып бара. Район тормышы белән дә кызыксынып, киңәшләрен бирә. Әлеге сайлау көнен дә көтеп алды һәм төпле акыл белән үз фикерен имзалады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев