Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Василий Аверьянов игелекле эшкә кушылды

Янгелде авылында яшәүче райондашыбыз Василий Аверьянов та махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итүдә үзеннән өлеш чыгарды. 25 мең сум күләмендә акчалата ярдәм итте ул.

(11 декабрь, “Апастово-информ”).



Василий Аверьянов үрнәк тормыш юлы узган, намуслы һәм фидакарь хезмәте белән танылган, данланган райондашыбыз. Ул хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы, атаклы механизатор. Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры исеменә лаек булган уникаль шәхес.
“40 елга якын берөзлексез туган якның басу-кырларын иңләдем. Лаеклы ялга чыккач та, тиз генә эшемнән аерылмадым, яшьләргә техника ремонтлау эшендә булышлык күрсәттем, - ди ул үзе.
Василий Аверьянов “Звезда” газетасын ел саен яздыра, яратып укый. Районыбыз яңалыклары белән дә шуннан танышып бара. “Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр янына район башлыгы шәхсән үзе барып йөргәнен дә газетадан укып белдем. Үземнең дә чын күңелемнән ярдәм итәсем килде. Егетләр бары тик исән-сау булсыннар, Җиңү белән кайтсыннар иде, - ди ул үзе.
Василий Аверьяновка 9нчы декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан олы хөрмәт күрсәтелде. Аны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән котлап, җылы теләкләрен, күчтәнәчләрен ирештереп кайттылар.
“Василий Игнатьевич тынычлыгыбызны саклап көрәшүче егетләргә битараф түгел. Аларга кирәк-яраклар алыр өчен 25 мең сум күләмендә акчалата ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аңа, - ди район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев