Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

“Хәрби кием киеп, солдатларга ярдәм итәсе килде”

Татарстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю эше дәвам итә. Пилотсыз очкычлар гаскәрләренең үзенчәлекләре нидә? Анда кемнәр хезмәт итә ала? Бу хакта Казаннан контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пункты инструкторы, рядовой Дамир Сибгатуллин сөйләде.

(16 февраля, «Апастово-информ»)


- Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзүнең аермасы шунда - анда билгеләгән хезмәт вакыты автомат рәвештә озайтылмый. Аның минималь вакыты - бер ел. Бер ел хезмәт иткәннән соң, теләге булган кеше хәрби контрактын озынайтырга мөмкин. Хәрби моны шәхсән үзе хәл итә.
Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзү өчен, иң беренче чиратта, Апас һәм Кайбыч хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итү кирәк. Биредә башта гариза языла. Аннары хәрби хезмәткә яраклы булуын дәлилләү өчен медицина тикшерүе узарга кирәк булачак. Шуннан соң килешү төзелә. Әлеге юнәлештә хезмәт итүчеләрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр. Хәрби хезмәткәрләр укытылачак һәм хәрби күнекмәләр узачак. Уку вакыты - ике айдан да ким булмаячак.
1нче гыйнварда Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен түләүләрне 2,9 миллион суга кадәр арттырдылар. Әлеге түләүләр ике өлештән җыела - 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан күчерелә, 400 мең сумны Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы бирә.


Россия Оборона министрлыгы, шул исәптән Пилотсыз системалар гаскәрләре белән контракт төзүчеләр өчен өч меңнән артык ташлама гамәлдә. Алар арасында хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия кешеләр өчен айлык акчалата тәэмин итү һәм аңа өстәмә түләүләр каралган. Шулай ук, кредит каникуллары алу мөмкинлеге дә бар. Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә булачак: аларга шулай ук төрле ташламалар - балаларны укыту өчен югары уку йортларында бюджет урыннар, бушлай түгәрәкләр, бушлай транспорт һәм башкалар.


Дамир Сибгатуллин белдерүенчә, техник һәм авиация юнәлешләре буенча белемнәре булганнарга, компьютер уеннарын яратучыларга Пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгү мөмкинлеге зуррак. Контракт төзергә теләүчеләргә төп таләпләр - аларның яше 18 дән алып 45 яшьтән артмаска тиеш. Психологик һәм физик әзерлек тә мөһим.


Апас хәрби комиссариатында шушы көннәрдә үз теләкләре белән ике ир-ат Пилотсыз очкыч гаскәрләрендә хезмәт итү өчен килешү төзеде.
- Пилотсыз системалар гаскәрләре булуы хакында интернет челтәрләре аша белдек. Гаиләләребез белән киңәшләштек тә, без дә Ил сагына басарга карар кылдык. Җиңүне якынайту өчен, якташларыбыз бүгенге көндә армый-талмый хезмәт итә. Безнең дә хәрби кием киеп, солдатларга ярдәм итәсебез килә. Моңардан тыш, тәкъдим ителгән шартлар, акчалата түләүләр, гаиләләребезгә каралган ташламалар да безне канәгатьләндерә, - диләр егетләр.
Консультация алу өчен Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатына яки 7927 244 0772 телефоны буенча (Дамир Сибгатуллин) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстанда консультация алу өчен 117 номерына шалтырату һәм 4 төймәсенә басу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев