Апас кызлары “Милли аш-сулар” проекты кысаларында дин сабакларын өйрәнә
Апас мөслимәләр берлеге шәхси эшмәкәр Лилия Зәйнуллина белән берлектә “Милли аш-сулар” проектын башлап җибәрде.
(14 май, “Апастово-информ”).
Укучылар үзәк ресторанга килеп, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева белән берлектә пешекче һөнәре, милли аш-су төрләре белән таныштылар. Ислам дине буенча мәгълүматлар алдылар, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнделәр. Әлеге проект һәр атна саен дәвам итәчәк.
“Беренче очрашуда Апас урта мәктәбенең 15 укучысы катнашты. Әти-әниләр, укытучылар да безнең тәкъдимне хуплады. Катнашырга теләк белдерүчеләр күп. Безне Резедә Галәтдинова каршы алды. Ашханә, аш-су әзерләүчеләр, әлеге бина белән таныштырды. Кызлар үзләре дә кызыксындырган сорауларын бирде”, - ди Гөлүсә Миңнебаева.
Киләчәк очрашуларда кызлар пешекчеләр ярдәмендә милли ризыклар әзерләү серләренә дә төшенәчәк. Очрашу атнага бер тапкыр узачак.
Кичә азагында кызлар тәмле ашлар белән сыйландылар. Лилия Зәйнуллинага рәхмәтләрен әйтеп өйләренә кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев