Апас мөслимәләре өчен «Мирас» үзәгендә экскурсия оештырылды
Дин

Апас мөслимәләре өчен «Мирас» үзәгендә экскурсия оештырылды

Экскурсия вакытында мөслимәләр үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 “Көзнең матур, кояшлы көнендә бик эчтәлекле очрашу булды. Гүзәл Апасыбызның горурлыгы булып торган “Мирас” укыту үзәгенә сәяхәт иттек. Абыстайларыбыз матур итеп киенеп, шушы күркәм үзәккә кунакка килделәр. Айназ хәзрәт безне бик теләп каршы алды. Пансионат белән таныштырды, үтемле вәгазе белән күңелләрне йомшартты. Эльвира ханым чәй өстәлләре янына чакырып, тәмле, мәтрүшкәле чәйләр эчерде. "Мирас" барчабызга да ошады, күңелләр сафланды, калебләр чистарды. Шундый очрашулар ешрак булсын, аралашып торыйк”, - дип хәбәр итте алар.


Нет комментариев