Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Апасның «Миргасыйм” мәчетендә Корбан ашы узды

Бу уңайдан мәҗлескә зур кунаклар кайтты.

( 10 июль, “Апастово-информ”).

  Мәҗлесне Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин Коръән укып ачып җибәрде.Укылган Коръәннән соң дога кылу вазыйфасы көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновка бирелде.
Мәҗлестә шулай ук Татарстан Республикасының баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, 20ләп авыл имамы, мәхәллә халкы катнашты. Җәлил хәзрәт мәҗлескә җыелган кунакларга үтемле, гыйбрәтле, хикмәтле вәгазь һәм нәсыйхәтләрен ирештерде.
Кунаклар күмәк табын артында рәхәтләнеп сөйләште, аралашты, тәмле сыйлардан авыз итте.
Бу хакта “Миргасыйм” мәчете имамы Рамазан хәзрәт хәбәр итте һәм ул дини җыенны оештыруда ярдәм итүче һәркемгә олуг рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев