Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Дин

Апаста абыстайлар җыены узды

Һәр айның 28нче көнендә Апас «Җәмигъ» мәчетендә абыстайлар җыены үтә. Очрашулар кызыксындырган, бик сирәк очрый торган сорауларга жаваплар табуга, яңа белешмәләр бирүгә, аларны җыенга йөрүче хөрмәтле абыстайларыбызга ирештерүне күздә тотып үткәрелә.

(2 апрель, “Апастово-информ”).


“Бүгенге җыенны мәчет абыстае Гөлсирә ханым Коръән сурәләре укып, догалар кылып, кунакларны сәламләп башлап җибәрде. Инде гадәткә кереп киткән интерактив ярдәмендә очрашуның төп темасы булган "Йорт манаралары АБРАДЖ ЭЛ БЭЙТ" турында Суфия абыстаебыз сөйләде, Гарәпстандагы биек манаралар, аларның тарихы турында вәгазь кылды, сорауларга жавап бирде. Хөрмәтле, олпат абыстаебыз Рауза апа Хаж сәфәрләре турында сөйләде. Очрашу дөньяга тынычлык, иминлек урнашуны теләп, Аллаһы Тәгаләдән сорап дога кылу белән тәмамланды. Ахырдан абыстайларыбызның әңгәмәләре чишмә суыннан чәй табыны артында дәвам итте”, - ди Венера Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев