Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Дин

Апаста мөслимәләр очрашуы узды

Апасның Рамазан мәчетендә бирегә йөрүче мөслимәләр белән очрашу булды.

(14 апрель, “Апастово-информ”). 


Халык телендә “Иске мәчет” дип аталучы Аллаһы Тәгалә йортына абыстайлар килде. Хәләл ризыклардан чәй табыны әзерләнде. 


“Эльвира абыстай мәҗлесне башлап җибәрде. Һәрбер килгән кешегә рәхмәтләрен җиткерде, матур сүзләр әйтте. Кичәнең икенче өлешендә мөнәҗәтләр әйтү булды. Апасыбызның күркәм мөслимәләре Фәнсирә апа, Гөлинә апа, Рузалия апа матур итеп, мәгънәле мөнәҗәтләр әйтеп, мәҗлесебезне ямьләндереп жибәрделәр. Рәмзия абыстай матур шигырьләр укыды. Тәмле бәлешләр белән чәй эчкәннән соң Римә абыстай дога кылды”, - ди районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлүсә Миңнебаева. 


Гөлүсә Миңнебаева Гарәфә көне һәм Корбан гаетенең әһәмиятен аңлатып үтте. 
“Корбан бәйрәме - Аллаhы Тәгалә ярдәме белән шәфкать-мәрхәмәт, изгелек кылу аша туганнарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез hәм башка бик күп кардәшләребез белән якынаю көне. Аллаhы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә, гомерләребезне хәерле итеп үткәрергә насыйп итсен!” – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев