Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Дин

Чүрибурашта Мәүлид кичәсен бергәләп уздырдылар

Мәчеттә мул сыйлы табыннар корылды, догалар, мөнәҗәтләр яңгырады, салаватлар әйтелде.

(4 сентябрь, “Апастово-информ”).



Чүрибураш авылында динебезне, милли йолаларыбызны хөрмәт итеп, бердәм һәм тату булып яшиләр.
“Авылда азан тавышы яңгырый. Мәчетнең ишекләре һәрвакыт ачык. Биредә укулар оештырыла. Дини бәйрәмнәрне авылдашлар бергәләп уздыра. Өлкәннәр мул сыйлы табыннар артына җыелып, догалар, мөнәҗәтләр салаватлар әйтсәләр, авылның яшь хуҗабикәләре тәмле ризыклар әзерләп сыйлыйлар”, - ди авылның имам-хатыйбы Марат хәзрәт Әмирханов.
Чүрибурашта Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) нең туган көнен бик зурлап билгеләп үткәннәр. Авылдашлар бердәм булып мәчеткә җыелып, догалар кылганнар. Соңыннан тәм-томнардан авыз итеп, изге теләкләрен яңгыратканнар. Мәүлид кичәсендә район мөхтәсибе Мирхәт Хәзрәт Җамалиев катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев