Югары Ындырчыда 60лап кеше катнашында ифтар мәҗлесе узды
Югары Ындырчы авылында изге Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесе оештырылды. Чарага барлыгы 60лап кеше җыелды.
(17 март, “Апастово-информ”).
Ифтарны авыл мәчете үткәрде. Аны оештыруда шулай ук авыл халкы зур ярдәм күрсәтте.
Мәҗлестә авыл җирлеге башлыгы Ранис Бикмөхәммәтов чыгыш ясап, Рамазан аеның рухи әһәмиятен билгеләп үтте һәм катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук Ирек хәзрәт Идрисов вәгазь сөйләп, динебезнең асыл кыйммәтләренә тукталды.
Ифтар мәҗлесе җылы һәм ихлас мохиттә узды. Кеше күп булуы авыл халкының мондый рухи чараларга битараф булмавын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев